Search results
- Тик һәр эчелгән елдан соң арттан йөрүчеләр юньсезләнә барды, мин үзем әкренләп түбән тәгәрәдем. // Source: http://kiziltan.ru/
- Кайчан тоткарлыксыз эчә башлавымны яхшы хәтерлим — ул көнне улымны тернәкләндерү үзәгенә алып киттеләр. // Source: http://kiziltan.ru/
- Бүгенге көнгә мин инде ун ел эчмим, әмма гомергә алкоголик хатын булып калганымны аңлыйм. // Source: http://kiziltan.ru/
- Бераз авыз гына итсәм дә, онытылып барган мәхшәрнең яңадан башланачагын беләм. // Source: http://kiziltan.ru/
- Бу афәттән тормышның иң төбенә төшеп әиткәч үзем котылдым. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул вакыт улым авариягә эләкте, шушы хәл күзләремне ачты. // Source: http://kiziltan.ru/
- Реанимация ишеге төбендә калтыранып, коточкыч кыяфәттә басып торган мизгелләрне хәтерлим әле, шәфкать туташының әирәнгеч карашы да күз алдымда. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул минем яннан борынын әыерып урап үтте. // Source: http://kiziltan.ru/
- Нәкъ шунда үзүземә, әгәр дә балам исән калса, спиртлы эчемлекләргә орыначагым юк, дип сүз бирдем. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул исән калды, мин өч эшкә урнаштым — подъездлар юдым, урам себердем, соңрак миңа банк идәнен юуны ышанып тапшырдылар. // Source: http://kiziltan.ru/